news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика җитәкчесе вазифасы атамасына кагылышлы закон проектына үзгәрешләр кертеләчәк

Дәүләт Советы комитеты республика Конституциясенә төзәтмәләр пакетын эшләп бетерәчәк.

Республика җитәкчесе вазифасы атамасына кагылышлы закон проектына үзгәрешләр кертеләчәк
Владимир Васильев

Бүген ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча закон проектын кире алырга тәкъдим итте, иртәгә ТР Дәүләт Советы сессиясендә аның буенча фикер алышулар үткәрелергә тиеш иде.

Депутатлар закон проектында, тарихи һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, республика җитәкчесе вазифасын атау мөмкинлеге чагылыш тапмавына игътибар иткән. 2021 елның 21 декабрендәге «Россия Федерациясе субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында»гы 414нче Федераль закон белән шундый мөмкинлек каралган.

Тәкъдим ителгән редакциядә исә бу мөмкинлек исәпкә алынмаган.

Шунлыктан депутатларда закон инициативасын әзерләгән вакытта федераль законның әлеге нормасы ни өчен гамәлгә ашырылмаган дигән сорау туган. Депутатлар фикеренчә, республиканың бай тарихы, шул исәптән аның дәүләтчелеге барлыкка килүе һәм үсеше ачык хакимият органы атамасын билгеләгән вакытта исәпкә алынырга тиеш. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча документны әзерләп бетерергә кирәк дигән карар кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100