Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин Аксубай районы мәктәпләренә компьютерлар бүләк итте
«Бердәм Россия» партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудиннан компьютерлар тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Авыл таңнары» газетасы хәбрә итә.
«Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры районның ике мәктәбенә – Урмандеево башлангыч һәм Иске Тимошкино урта мәктәпләренә, шулай ук Чирмешән районының Ульяновка авылы башлангыч мәктәп-балалар бакчасына икешәр комплект компьютер, принтерлар тапшырды.
Аксубай, Чирмешән, Нурлат районнары территорияләрендә эшчәнлек алып барган кече нефть компанияләре тарафыннан принтерлар һәм портатив колонкаларга кадәр, тулы компьютер комплектлары белән тәэмин итү, мәктәпләргә һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә ярдәм итү кысаларында алып барыла.
«Республика һәм безнең нефть компаниясе җитәкчелеге сәясәте фәннәр буенча белемнәрне интерактив режимда киңәйтүгә юнәлдерелгән. Нефть компаниясеннән мәктәпләргә компьютерлар тапшыру күңелле. Алар укытучыларга да, укучыларга да хезмәт итсен. Минем әнием башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшләде, һәм без, җиде малайның бишесе, башлангыч белемне әнидән алдык. Һәр кешенең тормышы аның беренче укытучысына һәм нинди белем дәрәҗәсе алуына турыдан-туры бәйле дип саныйм», – диде Шамил Яһудин.
Депутатка үзе укыган Иске Тимошкино мәктәбендә бүгенге көндә 125 укучы белем алуын ишетү рәхәт булды.
Мәктәп директоры Владимир Красильнов депутат буларак күрсәткән ярдәме өчен Шамил Габделхәй улына рәхмәт белдерде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз