news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт экспертизасы Татарстанда дини училище бинасын реставрацияләү проектын хуплады

Чистайда XX гасыр башы дини училищесы бинасын төзекләндерәчәкләр. Мәдәни мирас объекты Бебель урамында урнашкан. Проект дәүләт экспертизасын уңышлы узды, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт экспертизасы сайтында.

Фото: © ТР Дәүләт экспертизасы

Изге апостолларга тиң патшабикә Елена хөрмәтенә чиркәү урнашкан өч катлы бина 1891-1895 елларда Казан архитекторы Лев Хрщонович проекты буенча төзелгән. Инкыйлабка кадәрге Россиядә мондый училищелар руханилар гаиләләреннән булган малайларны укыту өчен билгеләнгән булган.

Бина эклектика стилендә классицистик, псевдорус һәм псевдоготик элементлар кулланып төзелгән. Ул сәүдәгәрләр Григорий һәм Никита Чукашевлар акчасына салынган.

СССР чорында бу бинада Укытучылар институты һәм Казан дәүләт техник университеты филиалы «Восток», ә 41-70 елларда Икенче Мәскәү сәгать заводы механика цехы урнашкан. Хәзерге вакытта биредә 1 номерлы гимназия эшли.

Объектның хәзерге торышы ремонт-реставрация эшләре башкаруны таләп итә. Белгечләр штукатурлы фасадларны яңартачак, архитектур әвәләп ясалган бизәлешне реставрацияләячәк, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын ремонтлаячак. Шулай ук идәннәр, түшәмнәр һәм стеналар яңартылачак. Бинаның тәрәзә блокларын, тышкы ишек блокларын, декоратив капканы һәм керү ишекләре өстендә урнашкан түбәләрне торгызу планлаштырыла.

«Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы ремонт-реставрация эшләре проект-смета документациясен карады һәм мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләрнең смета бәясен билгеләүнең дөреслеген раслады», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100