Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасында пенсионерларның өстәмә түләү алу тәртибен аңлаттылар
Февральдә Россия пенсионерлары гыйнвар өчен 2024 ел пенсиясенең 2,2 проценты күләмендә компенсация, ягъни өстәмә түләү алачак. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин сөйләде. РИА Новости шул хакта яза.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, иминият һәм хәрби пенсияләр, социаль түләүләр һәм пособиеләр 1 гыйнвардан 9,5 процентка — «фактик инфляция буенча» индексацияләнә.
«Пенсионерлар 9,5 процентка арттырылган пенсия, ә гыйнвар өчен 2024 ел пенсиясенең 2,2 проценты күләмендә компенсация, өстәмә түләү дә алачак», - дип билгеләп үтте парламентарий.
Росстат мәгълүматлары буенча, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә инфляция 9,52 процент тәшкил иткән. Эшләмәүчеләр өчен дә, эшләүче пенсионерлар өчен дә иминият пенсияләре 2025 елның гыйнварында 7,3 процентка индексацияләнде.
Моңа кадәр Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы, Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов агымдагы елда пенсияләрне арттыру тәртибен аңлатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз