news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында мобилизацияләнгән бизнесменнарга ярдәм итү чаралары эшләнде

Россиядә өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә кече бизнесның проблемалы мәсьәләләрен хәл итү өчен беренче чаралар булдырылды. Аерым алганда, законнарга төзәтмәләр кертү планлаштырыла, алар хезмәткә чакырылган эшмәкәрләр өчен бизнесның милекчесе булу мөмкинлеген саклап калачак. Ә эшмәкәр мобилизацияләнгән очракта штраф санкцияләрен кулланмау ниятләнә.

Мобилизациягә эләккән эшмәкәр лицензияләрен озайта алмаган очракта, алар автомат рәвештә озайтылачак, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте. Салым һәм башка түләүләрне түләү, шулай ук бизнесны алып баруны дәвам иткән эшмәкәрләр өчен декларацияләр һәм хисаплар бирү сроклары күчереләчәк.

Моннан тыш, һәм кече һәм урта эшмәкәрлек кредит һәми лизинг килешүләре буенча түләүләрне кичектерүне кертү өчен законнарга төзәтмәләр проектын әзерләү планлаштырыла. Шуның белән бергә, күчемсез милек дәүләттән арендага алынган очракта, штрафсыз аренда килешүләрен туктату яки өзү мөмкинлеге дә карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100