news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында йорт хайваннарын урамга ташлаган өчен штрафка тартырга тәкъдим итәләр

Йорт хайваннарын урамга ташлаган яки аларга карата рәхимсез гамәлләр кылган россиялеләргә штраф салыначак. Санкцияләр шулай ук хайваннарны тоту кагыйдәләрен бозучы цирк хуҗаларына да яный. Бу хакта закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары язгы сессиядә караячак, дип хәбәр итә «Парламентская газета».

Дәүләт Советының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары Владимир Бурматов сүзләренчә, әлеге закон проекты кабул ителгәннән соң, депутатлар башка инициативаны карарга җыена. Ул җыелган штраф акчаларын йортсыз мәче һәм этләр өчен приютлар төзүгә тотуны күз алдында тота.

Ул шулай ук Россиядә 1 марттан хайваннарны сату урыннарына таләпләр турындагы закон үз көченә керәчәген искәртте. Гыйнвар ахырында закон чыгаручылар шулай ук хайваннарны үрчетү эшчәнлеген закон нигезендә җайга салу һәм йорт хайваннарын теркәү темасы буенча фикер алышырга ниятли.

«Бу сессиядә без хайваннарны дәвалау өчен медицина препаратларын куллану турындагы закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итәргә уйлыйбыз», - дип өстәде Бурматов.

«Хайваннар проблемалары белән шөгыльләнүче җәмәгать инспекторлары эшчәнлеген җайга сала торган законнарны камилләштерү буенча планнар бар. Бу институт үзенең кирәклеген исбатлады, ләкин нәтиҗәлелеген түгел. Иҗтимагый инспекторларның вәкаләтләре бик аз, һәм без аларны киңәйтергә тәкъдим итәрбез», - дип белдерде ул.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан хакимияте йорт хайваннарын тоту һәм урамда йөртү кагыйдәләрен катгыйландырырга ниятли, тиешле закон проекты хәзер раслау уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100