news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә эшләүче пенсионерлар өчен салым чигерүен яртылаш киметергә ниятлиләр

Эшләүче пенсионерлар өчен салым чигерүе турында закон проекты бүген Дәүләт Думасына тапшырылачак. ЛДПР фракциясе башлыгы урынбасары Ярослав Нилов телеграм-каналында шул хактагы документ урнаштырган.

Депутатлар эшләүче пенсионерларга түләнгән НДФЛның яртысы күләмендә кире кайтарылган социаль салым алу хокукын бирә торган төзәтмәләрне Салым кодексына кертергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта, кире кайтарылган акчаның күләме 25 мең сумнан артмаска тиеш, диелә документта. Пенсионерга акчаны Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать иткәннән соң бирәчәкләр.

Закон проекты авторлары пенсионерга акчаны гариза тапшырганнан соң бер ай эчендә банк хисабы аша кайтарырга тәкъдим итә. Шул ук вакытта, кичектерелгән һәр көн өчен процентлар каралган, алар Үзәк банкның рефинанслау ставкасы буенча исәпләнәчәк.

Шунысын да искәртик: быел РФ Хөкүмәте төбәкләргә керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган эшләмәүче пенсионерларга ярдәм күрсәтү өчен 10 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Бу Россия Президенты Владимир Путинның яшәү минимумын 10 процентка арттыру турындагы указы фонында төбәкләр тоткан чыгымнарны компенсацияләргә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100