news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын арттыру турында проект кертелде

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына 2023 елда минималь хезмәт хакын 16 242 сум итеп билгеләү турында закон проектын керткән, проект электрон мәгълүмат базасында бар. РИА Новости шул турыда яза.

«2023 елның 1 гыйнварыннан (минималь хезмәт хакын) аена 16 242 сум күләмендә узган елга карата 6,3 процентка арту белән билгеләргә тәкъдим ителә», – дип аңлатыла материалларда.

Министрлар Кабинеты билгеләп үтүенчә, минималь хезмәт хакы эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан дүрт процентка артыграк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100