news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы Россиядә яшәүчеләрнең 20 категориясе өчен мобилизациядән кичектерүне карый

Дәүләт Думасының оборона комитеты мобилизация буенча чакырудан кичектерү турында 20дән артык закон проектын карый. Бу турыда комитет башлыгы Андрей Картаполов хәбәр итте. Һәр документ Россиядә яшәүчеләрнең аерым категориясенә кагыла, дип аңлатты ул.

«Беренче чиратта, бу, әлбәттә, инвалид балалы гаиләләр, өч балалы гаиләләр һәм башкалар. Алар мөһим һәм игътибарга лаек. Эш дәвам итә, һәм ул туктамады, килешү бара. Барлык мәсьәләне контрольдә тотабыз», - дип язган Картаполов Телеграм-каналында.

Закон проектлары «алга таба мобилизация буенча чакырудан кичектерүләр темасына спекуляцияләрне булдырмау өчен» карала, дип хәбәр итте оборона комитеты башлыгы.

Искәртик, узган атнада Президент Владимир Путин якын арада оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләрен хезмәттән кичектерү мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә итте.

Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә IT-белгечләр өчен чакыруны кичектерүгә гаризалар кабул итү ачылды дип хәбәр ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100