Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы мобилизацияләнүчеләр өчен хезмәт гарантияләре турында төзәтмәләрне хуплады
Дәүләт Думасы мобилизацияләнгән гражданнар өчен хезмәт гарантияләре турындагы канун проектын икенче һәм өченче укылышта хуплады. Хәрби хезмәтне тәмамлагач, алар өч ай дәвамында элеккеге эшләренә шул ук вазифага кайта алачак. Бу хакта Россия парламентының түбән палатасы сайтында хәбәр ителә.
«Бүген кабул ителгән законнар мобилизацияләнгән гражданнарга һәм үз теләге белән хәрби хезмәткә китүчеләргә хезмәт гарантияләре бирәчәк. Аларның эш урыны, вазифасы, шулай ук бөтен хәрби хезмәт чорына социаль-хезмәт гарантияләре сакланачак. Солдатлар һәм офицерлар илебезнең иминлеген тәэмин итә һәм алар үзләре турында кайгыртуларына инанган булырга тиеш», – дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин.
Документ буенча, хезмәт килешүе кайсы вакытка туктатылган булса, шул вакыт хезмәткәрнең хезмәт стажына һәм аның белгечлеге буенча эш стажына исәпләнәчәк.
Төзәтмәләрнең автордашы, хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов сүзләренә караганда, мобилизацияләнгән гражданнарның һәм үз теләге белән хәрби хезмәткә китүчеләрнең гаилә әгъзалары өчен дә өстәмә гарантияләр каралган.
«Аларны үз ризалыкларыннан башка махсус эш режимына җәлеп итәргә: эш командировкаларына җибәрергә, эш вакытыннан тыш, төнлә, ял көннәрендә һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итәргә ярамаячак. Моннан тыш, хезмәткәрләр санын яки штатны кыскартканда, алар өчен эш урынын саклауның өстенлекле хокукы карала», – дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз