news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы мобилизациягә алынучылар өчен кредит каникуллары турында проект караячак

Дәүләт Думасы депутатлары киләсе атнада ук өлешчә мобилизацияләү кысаларында Кораллы көчләргә чакырылган гражданнар өчен гарантияләр турындагы закон проектларын караячак. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Мария Бутина Telegram-каналында шул турыда хәбәр итте. РИА Новости шул турыда яза.

«Киләсе атнада Дәүләт Думасының көн тәртибендә мобилизацияләнгән гражданнар өчен кредит каникулларын законнар белән беркетү һәм эш урыннарын саклау пункты тора», – диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100