news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы депутаты әти булган студентлар өчен махсус стипендия кертергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов вице-премьер Дмитрий Чернышенкога, бала туган очракта, көндезге уку формасында югары яки урта махсус белем алучы әтиләр өчен федераль дәрәҗәдә минималь хезмәт хакы күләмендә стипендия кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Чернышов фикеренчә, бу чара яшь әтиләргә тотрыклы керем тәэмин итеп һәм гаиләгә финанс йөкләнешне киметеп, әти вазифасын һәм укуны бергә алып барырга ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, депутат билгеләп үткәнчә, инициатива ил эчендә демографик вазгыятьне яхшыртуга ярдәм итәчәк, яшьләргә белем алу чорында бала табарга комачаулый торган социаль һәм икътисади киртәләрне киметәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot