news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутатлары Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен ял көне итәргә тәкъдим итте

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – 8 июль ял көне итеп билгеләнергә мөмкин. Дәүләт Думасы каравына кертелгән шул турыдагы тәкъдим парламентның түбән палатасы мәгълүмат базасында басылып чыкты.

«8 июльне эшләми торган бәйрәм көннәренә кертү безнең гражданнарга гаиләләре белән бергәләп җыелып, туганнары һәм якыннары белән бергә вакыт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бу, үз чиратында, гаиләдәге туганлык элемтәләрен ныгытуга ярдәм күрсәтәчәк, яшьләрне гаилә, тугрылык һәм мәхәббәтне гомер буе саклап калуның нинди мөһим булуы турында уйланырга мәҗбүр итәчәк», – дип саный инициатива авторлары – КПРФ һәм «Гадел Россия – Дөреслек өчен» партияләре депутатлары.

Алар бәйрәмгә аерым игътибар бирергә кирәк дигән ышануларын белдерә, чөнки җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрне саклау – Россия Хөкүмәтенең төп максатларының берсе.

Россия Президенты Владимир Путин Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми дәүләт бәйрәме итеп 28 июльдә кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100