news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутатларга махсус операция зонасына «үзмобилизацияләнергә» рөхсәт итәчәк

Дәүләт Думасында тиздән депутатларны хәрби хезмәткә барудан кичектереп торудан һәм өлешчә мобилизациягә кушылудан мәхрүм итәргә мөмкинлек бирүче закон проекты әзерләячәкләр. Хәзерге вакытта парламентарийлар закон буенча мобилизациягә эләгүчеләр рәтенә керми, бу исә махсус операция зонасына китәргә теләүчеләр өчен проблема тудыра, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Мондый депутатлар регламентны боза, чөнки алар утырышларда катнашырга тиеш һәм мондый командировкалар күздә тотылмаганлыктан, гамәлдәге нормативлар буенча утырышлардан азат ителә алмый, дип искәртте Милонов. Аның сүзләренчә, яңа закон проекты депутатларга «үзмобилизацияләнергә» ярдәм итәчәк.

«Хәзерге вакытта без минем коллегаларым, бердәмроссияле депутатлар, һәм мин мобилизациягә эләгә алсын өчен шундый инициатива белән чыгабыз. Дәүләт Думасы утырышларында булу - минем конституцион бурычым», - диде Милонов.

Ул билгеләп үткәнчә, депутатлар махсус операция зонасында хезмәт иткән өчен финанс ярдәме алмый һәм анда бары тик «үз акчаларына» бара.

Искәртеп узабыз: өлешчә мобилизация 21 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин указы белән игълан ителде. Аның барышында резервтагы 300 мең кеше хәрби хезмәткә чакырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100