news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт автоинспекциясе Шамил Усманов урамында җәяүлене бәрдерү очрагының шаһитларын эзли

Казан дәүләт автоинспекциясе 29 ноябрьдә 20:20 сәгатьтә Ш.Усманов урамындагы 37 йорт каршында булган юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләрне эзли.

Билгесез автомобильне йөртүче 26 яшьлек кызны бәрдерә, ул светофорның яшел утына җәяүлеләр кичүе буйлап чыга. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качкан. Зыян күрүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Табиблар бригадасы кызга ярдәм күрсәтә һәм өенә кайтарып җибәрә. Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәтнең шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.

Узган тәүлектә Казанда 106 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларның 3 сендә зыян күрүчеләр бар. Шулай ук узган тәүлектә 726 машина йөртүче һәм 49 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100