news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шойгу: Дәүләт аккредитацияләгән коммерцияле югары уку йорты студентлары мобилизацияләнми

Дәүләт аккредитациясе булган коммерцияле югары уку йортлары студентлары Россиядә өлешчә мобилизация үткәрү барышында чакырылмаячак. Бу хакта Россия саклану министры Сергей Шойгу сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

«Хәзер президент указына өстәмәләр әзерләнгән. Президент указы нигезендә дәүләт югары уку йортлары студентлары мобилизациядә катнашмавын беләсез», - дип хәбәр итте Шойгу журналистларга.

Ул «дәүләт тарафыннан аккредитацияләнгән коммерцияле югары уку йортлары студентлары да мобилизациягә җәлеп ителми», дип аңлатты.

«Алар мобилизация буенча чакырылмаячак. Президент кушуы буенча бүген указга өстәмәләр әзерләүне тәмамлыйбыз, һәм бүген бу кертеләчәк», - дип өстәде Россия хәрби ведомствосы башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100