news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрвишләр бистәсендә тимер юл станциясенең өченче юлында бер ир-атны ток суккан

Дәрвишләр бистәсендә тимер юл станциясенең өченче юлында ир-атны поезд өстендә ток суккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат юлны поезд өстеннән чыгарга уйлаган, шул чакта аны ток суккан. Бу хәл бүген иртәнге унынчы яртыда булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Тиз арада әлеге урынга коткаручылар килгән. Алар ир-атның пропанлы вагон-цистерна аша чыгарга җыенган булуын ачыклаган. Ток сукканнан соң ул исән калган, вагон өстендә ята.

Коткаручыларга зыян күрүчегә ярдәм күрсәтү өчен чыбыкларга электр килүне өзәргә туры килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100