news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Даниил Спиваковский Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» әсәре буенча спектакль әзерләгән

Даниил Спиваковский Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» әсәре буенча шул ук исемдәге моноспектакльне тәкъдим итә. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында кечкенә авылда башкорт малае Җәмил һәм Украина кызы Оксананың тормышлары турында сөйли.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, тамаш 26 сентябрьдә Уфада яшьләр сарае сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Аннан соң спектакльне республиканың Стәрлетамак, Мәләвез, Туймазы, Октябрь, шулай ук Авыргазы, Чишмә, Кырмыскалы районнарында карарга мөмкин.

«Башкорт авторы - язучы һәм шагыйрь Мостай Кәрим буенча программа ясау идеясе Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфикова белән сөйләшкәндә икебезгә бер үк вакытта килде, - дип сөйләде «Башинформ»га Даниил Спиваковский. — Мин Мостай Кәримнең искиткеч әсәрләрен - аның шигырьләрен, повестьларын укыдым һәм традицион моноспектакль ясадым, музыка белән тулыландырдым. Бу эштә миңа Уфа Яшьләр театры ярдәм итте».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100