news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Хәйретдиновка Россия мөселманнарының югары дәрәҗәдәге бүләге бирелде

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдин Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды директоры урынбасары, Мәскәү ислам институтының Ислам тикшеренүләре үзәге директоры, тарих фәннәре кандидаты Дамир Хәйретдиновны Россия мөселманнарының югары дәрәҗәдәге бүләге - «Хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләде. Бу хакта Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ислам мәгарифен, фәнен һәм мәдәниятен үстерү өчен күпьеллык хезмәте, Ислам һәм Россия мөселман җәмгыятьләре тарихын өйрәнүгә шәхси өлеше һәм 50 яшьлеге уңаеннан бүләкләнә», диелгән РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе имзалаган указда. 

Бүләкләү Мәскәү ислам институтының яңартылган бинасын ачу тантанасында узды. Дамир Хәйретдинов 2017 елга кадәр Мәскәү ислам институты ректоры булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100