news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов яңа Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтен җитәкләргә мөмкин

Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең урынбасары Дамир Фәттаховны Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәте башлыгы вазифасына төп кандидат буларак карыйлар.

РБК хәбәрдар чыганакларга сылтама белән хәбәр иткәнчә, яңа хәрәкәтне оештыру турында Мәскәү Кремлендә, федераль агентлыкта һәм Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгында фикер алышалар.

Яңа структура булдыру турында рәсми рәвештә 19 майда, Дәүләт Думасына тиешле закон проектын кертергә уйлагач, хәбәр ителәчәк.

Басма әңгәмәдәше мәгълүматы буенча, бу мәсьәләне караганда, хакимият совет пионериясе тәҗрибәсен өйрәнгән, әмма яңа хәрәкәт аның тулы тиңдәше булмаячак. Аерым алганңда, яңа структура әгъзасы булу укучылар арасында мәҗбүри булмаячак.

Россия Президенты Владимир Путин 20 апрельдә «Россия-мөмкинлекләр иле» оешманың күзәтчелек советы утырышында Россия балаларын берләштерә торган хәрәкәт булдыру идеясен хуплаган иде.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100