news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов Россия мәктәп укучылары хәрәкәте рәистәше булды

Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов Россия мәктәп укучылары хәрәкәте рәистәше булды. Фәттахов Телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көннән мин әлеге командага кушылдым: мине Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең рәистәше итеп сайладылар. Очучы-космонавт, Россия Герое Сергей Рязанский (Россия мәктәп укучылары хәрәкәте рәисе) һәм Надежда Куранина (Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең рәистәше, шулай ук әлеге хәрәкәтнең башкала бүлеген җитәкли) белән бергә. Бу минем өчен зур мәртәбә!» - дип язган Фәттахов.

Ул Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкта эшләвен дәвам итәчәген, аның вазифаларына тагын бер юнәлеш өстәлүен һәм коллегалары белән бергә «инфраструктураны үстерүдә җитди эшләячәген» билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100