news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Дакар" раллиен оештыручылар, эссе булу сәбәпле, боҗралы махсус участокны кыскарткан

Нәтиҗәдә, этапта 1 сәгать 41 минут 20 секунд вакыт белән Жерар Де Рой чираттагы җиңүен бәйрәм иткән

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). "Дакар" раллиен оештыручылар, көчле эсселек аркасында, Белен - Белен 285 чакрымлы боҗралы махсус участогын кыскартырга мәҗбүр булган.

Ике көпчәкне алмаштыру һәм компрессор эшендәге проблемалар Айрат Мәрдиев экипажына вакыт югалтуга сәбәп булган. Эдуард Николаев экипажы бер көпчәкне алмыштырып, 17 минутын югалткан. Двигательдәге проблемалар аркасында Дмитрий Сотников экипажы старттан соң ук туктарга мәҗбүр булган. Соңрак көпчәге дә тишелгән.

Нәтиҗәдә, этапта 1 сәгать 41 минут 20 секунд вакыт белән Жерар Де Рой чираттагы җиңүен бәйрәм иткән.

Алда "Дакар" раллиеның 4 этабы көтә. Шул ук вакытта голландияле Жерар Де Рой үзен эзәрлекләп килүче Эдуард Николаевтан 27 минутлык аерма белән тәэмин иткән.  Өченче урында аргентиналы Федерико Виллагра (MAN, +00:41:24). Айрат Мәрдиев - алтынчы (+00:51:49). Андрей Каргинов (+01:41:31) һәм Дмитрий Сотников (+03:43:31) 8нче һәм 17нче урыннарла, дип хәбәр итә "КАМАЗ-Мастер" командасы матбугат хезмәте.                

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100