Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дагыстан хакимияте рухи-агарту үзәгендә мәчет төзелешенә ярдәм итә
Дагыстан Башлыгы Сергей Меликов һәм республиканың Дәүләт секретаре Магомед-Солтан Магомедов Пәйгамбәр Иса Гайсә исемендәге рухи-агарту үзәгенең төзелеш мәйданчыгында булды.
Кунакларны урында Дагыстан мөфтие шәех Әхмәд әфәнде каршы алды, дип хәбәр ителә Россия мөселманнары Дини җыены сайтында.
Дагыстан башлыгы төзелә торган объектларны карап чыкты һәм территорияне төзекләндерү планнары белән танышты. Сергей Меликов шәех Әхмәд әфәндегә хәбәр иткәнчә, хакимият «халык мәчете» түбәсен, шул исәптән бюджеттан тыш чыганакларны җәлеп итеп, торгызырга ярдәм итәчәк.
«Минемчә, безгә бүген түбә турында сөйләшү бик мөһим. Түбәне япкач, инде эчкә эшләргә тотына алачакбыз. Безнең материаллар һәм чыгымнар буенча күзаллау бар. Без барлык алты этап буенча фикер алышырга телибез, планны сезнең белгечләргә тапшырып, эшне алга җибәрү мөһим. Бу эшләрнең бәясе 311 млн сумнан артык. Без Солтан Байболатович белән бу яктан бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итәргә тырышырбыз», - диде Меликов.
Исегезгә төшерәбез, рухи үзәкнең гомуми мәйданы 35 гектар тәшкил итә. Үзәк территориясенең 80 процентын парк зонасы алачак. Төп объект – мәчет була. Дин йорты 30 000 квадрат метр мәйданны биләячәк һәм биеклеге 17 метр була. Анда бер үк вакытта 23 мең кеше намаз укый алачак. Рухи үзәкнең тагын бер истәлекле урыны - 1300 метр озынлыктагы герой медицина хезмәткәрләре аллеясы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз