news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дүрт татарстанлы 2005 елда мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты булды

Дүрт татарстанлы 2005 елда мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты булды

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 2005 елда мәдәният өлкәсендә 40тан артык мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясенә лаек булган, алар арасында – актер, режиссер, сценарист, рәссам, язучы, музыкант, композитор, китапханә хезмәткәрләре. Лауреатлар арасында дүрт татарстанлы да бар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының мәгълүмат-аналитика бүлеге «Российская газета»га сылтама биреп, хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2005 елның 28 декабрендә кабул ителгән карары нигезендә, премия лауреатлары итеп Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Композиторлар берлеге рәисе, Суфия Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге директоры Рәшит Кәлимуллин, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы җитәкчесе, профессор, Суфия Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәгенең сәнгать җитәкчесе Александр Маклыгин, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе, «Ауропа – Азия» Халыкара фестивальнең гуманитар-мәгърифәт программалары җитәкчесе Илдус Тарханов, Суфия Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәгенең фәнни хезмәткәре Рәмзия Усеинова игълан ителгән.

Дүрт татарстанлы «Ауропа– Азия» Халыкара заманча музыка фестивале» проекты өчен бүләкләнгән. 2005 елның 25-29 маенда Казанда шәһәрнең 1000 еллыгына багышланган VII «Ауропа – Азия» фестивале үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100