news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Дәрес эшкәртмәләре» татар мәктәпләре өчен беренче тапкыр дөнья күрә

«Дәрес эшкәртмәләре» татар мәктәпләре өчен беренче тапкыр дөнья күрә

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Мәктәп» нәшриятында өч кисәктән торган «Дәрес эшкәртмәләре» җыентыгы дөнья күрде. Анда республика мәктәпләрендә эшләүче алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсеннән алынган хезмәтләр тупланган. Китапта тарих, җәмгыять белеме, эклогия, география, технология, рәсем, җыр һәм сәнгать белемен укыту өчен киңәшләр бирелә.

Беренче кисәк татар теле һәм әдәбиятына багышланган. Анда татар теле дәресләре, әдәбият һәм рус төркеме дигән бүлекләр бар. Әлеге җыентыкны Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре Ә.Морозова һәм Г.Закирҗанова әзерләгән. Ә фәнни мөхәррире - педагогика фәннәре докторы Ә.Хуҗиәхмәтов.

«Дәрес эшкәртмәләре» җыентыгы белем бирү хезмәтенең төп формасы булган дәреснең төзелеше, эчтәлеге буенча татар мәктәпләре өчен ярдәмлек буларак беренче тапкыр дөнья күрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100