news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньякүләм танылган рәссам Таир Сәлахов вафат

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин аның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, РФ Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы әгъзасы, мөфти шәех Равил Гайнетдин танылган Россия рәссамы Таир Сәлаховның вафатына бәйле рәвештә мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән күренекле рәссам Таир Сәлаховның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам.

Таир Теймур улы мәшһүр совет, азәрбайҗан һәм Россия рәссамы иде, аның хезмәтләре профессиональ яктан югары эшләнеше һәм тирән мәгънәле сәнгати стиле белән аерылып тора. Ул озак еллар иҗади эшчәнлеген педагогик эшчәнлек белән бергә алып барды, шушы вакыт эчендә данлыклы сәнгать эшлеклесе генә түгел, ә Россия сәнгать академиясендә күпсанлы танылган һәм лаеклы укучылар әзерләп, профессиональ педагогка да әверелде. Аның якты дөньядан китүе – советлардан соңгы чорның рәсем сәнгате өчен гаять зур югалту», - диелә кайгы уртаклашу текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100