news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья чемпионатына бәйле рәвештә, Сочига җәйге тур бәяләре артмаячак - экспертлар

Кайбер туроператорлар хәтта курорт-шәһәргә җәйге тур бәяләренең кимүен билгеләп үтә.

Дөнья чемпионатына бәйле рәвештә, Сочига җәйге тур бәяләре  артмаячак - экспертлар
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Сочига җәйге тур бәяләре 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты узуга бәйле рәвештә артмаячак. Бу хакта ТАСС агентлыгы туристлык базарында катнашучыларга сылтама ясап хәбәр итә.

Туристик пакетның уртача бәясе узган сезон белән чагыштырганда кимүгә таба бара. Аның бәясе Краснодар крае курортында ун көн ял иткән өчен бер кешегә 24 мең сум тәшкил итә, дип белдерделәр агентлыкка «Интурист» матбугат хезмәтендә.

Россия туризм индустриясе берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин сүзләренчә, Сочида мундиаль уеннарын үткәрү бәяләр артуга китермәячәк. «Быелгы сезонда туристлар саны артса да, бәяләр узган елгы дәрәҗәдә калды диярлек. Нигездә, сервислар саны күбәюгә бәйле рәвештә бәяләр артмаячак», - диде ул.

Сочида кунакханәгә урнашу бәясе нигездә узган елгы дәрәҗәдә калган. Кунакханәдә урнашу һәм юл бәясе дә кергән атналык пакетның уртача бәясе бер кешегә 22 мең сум тәшкил итә, диде «Библио-глобус» туроператоры генераль директоры Ирина Костенко.

TUI туроператоры бәяләрне узган елдагы җәйге сезон дәрәҗәсендә сакларга ниятли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100