Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Дөнья бишек җырлары” анимацияле сериалы күрсәтелә башлады
Программа 64 минутка исәпләнгән
(Казан, 24 март, “Татар-информ”). 21 март көнне “Мир” кинотеатрында “Дөнья бишек җырлары” (“Колыбельные мира”) анимацияле сериалы күрсәтелә башлады.
Проект авторы — Арсен Готлиб, куючы режиссер — Елизавета Скворцова. Программаның озынлыгы — 64 минут.
Әлеге проект кысаларында тамашачыларга татар, рус, поляк, инглиз, ирланд, голланд, әрмән, аргентин, непал һ.б. халыкларның бишек җырларына нигезләнеп эшләнелгән фильмнар тәкъдим ителә. Һәр фильм шул халыкның туган телендә төшерелгән. Бу бишек җыры яңгыраган халыкны якынрак белергә ярдәм итә, ди проекны оештыручылар.
Фильмнар кушылган техника ярдәмендә эшләнелгән: аларның күбесе балалар рәсеме форматында.
“Бишек җырлары”н 1 апрельгә кадәр карарга мөкин булачак. Билет бәясе —150 сум, дип хәбәр итә “Татаркино” оешмасы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз