Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Д.Медведев ил төбәкләре башлыкларын президент дип атауны тыю турындагы канунны имзалады
2015 елның 1 гыйнварына кадәр РФ төбәкләре Конституцияләре (Уставлары) әлеге федераль канун белән тәңгәлләштерелергә тиеш
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). РФ Президенты Дмитрий Медведев ил төбәкләре башлыкларын президент дип атауны тыю турындагы канунны имзалады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
21 декабрьдә ул Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителеп, 24 декеабрьдә Федераль Җыен тарафыннан расланган иде. Әлеге федераль закон “РФ субъектлары дәүләт хакимиятләренең закон чыгару һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары” турындагы федераль канунга үзгәрешләр кертә. Гамәлдәге әлеге канунның 18 нче маддәсендәге 6 нчы пунктта РФ төбәкләрендә югары вазифаи затның атамасы субъектның Конституциясе (Уставы) белән тарихи, милли традицияләрне исәпкә алып билгеләнә диелгән. Хәзер исә бу пунктка РФ төбәкләрендә югары вазифаи затның атамасында ил башлыгы – РФ ПРезиденты атамасында булган сүзләр һәм сүзтезмәләр булырга тиеш түгел дигән нигезләмә өстәлә. 2015 елның 1 гыйнварына кадәр РФ төбәкләре Конституцияләре (Уставлары) әлеге федераль канун белән тәңгәлләштерелергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз