Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Советы комитеты район башлыкларын турыдан-туры сайлау кануны проектын кире какты
Проектны депутатлар Хафиз Миргалимов, Артем Прокофьев һәм Александр Комисаров әзерләгән булган.
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы Татарстанның эре шәһәрләрендә хакимият башлыкларын турыдан-туры сайлау турындагы канун проектын кире какты. Канун проектын депутатлар Хафиз Миргалимов, Артем Прокофьев һәм Александр Комисаров әзерләгән булган.
Хәзерге вакытта республикада шәһәр һәм муниципаль район башлыклары җирле дума һәм советлар тарафыннан үз составларыннан сайлана.
Документ авторларының берсе булган Артем Прокофьев “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”гы "Татарстан канунының 22 һәм 24 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы канун проекты җирле үзидарәгә муниципаль район органнарын формалаштыру һәм район башлыкларын сайлау тәртибен билгеләгәндә күбрәк мөстәкыйльлек бирүне күз алдында тотып эшләнгәнен әйтте.
Татарстан Дәүләт Советы Хокук идарәсе чыгарган нәтиҗәдә канун проектының муниципаль берләшмә башлыкларын сайлауда бердәнбер мөмкин вариант итеп муниципаль сайлауларда гомуми тигез һәм туры сайлау хокукы нигезендә сайлануы каралганлыгы әйтелгән. Шул ук вакытта 2003 елның 6 октябрьдәге Федераль канун нигезендә район башлыклары субъект кануны нигезендә яисә конкурс нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлегеннән сайлана.
Фикер алышу бик кызу барды. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына канун проектын кире кагуны тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз