Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт хезмәтләре порталы аша ташламалы авиабилетлар сатып алып булачак
Россия Транспорт министрлыгында ташламалы билетларны Федераль портал аша броньларга һәм сатып алырга мөмкинлек бирүче система булдыру карала.
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Россия Транспорт министрлыгы, авиакомпанияләр белән берлектә, Дәүләт хезмәтләре порталы аша субсидияләнүче маршрутларга ташламалы авиабилетлар броньлау һәм сатып алу мөмкинлеге бирә торган система булдыру турында фикер алыша. Бу хакта «Известия»яза.
Беренче чиратта сүз Мәскәүдән ерак көнчыгыш төбәкләргә, Кырым, Калининград маршрутларына һәм төбәкара рейсларга билетлар броньлау турында бара.
Системаны булдыру өчен федераль авиация кагыйдәләренең 45 пунктына үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Хәзер ташламалы категория гражданнарга билетларны авиакомпания яки вәкаләтле агентлыклар кассаларында гына сатып алырга мөмкин.
Федераль ведомство мәгълүматларына караганда, «Урал авиалинияләре», Utair, «Азимут» авиакомпанияләре пассажирлар өчен үз хезмәтләре спектрын киңәйтергә әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз