news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Д.Даниилидис: “Икътисади кризис Евросоюзның Россия белән кызыксынуын көчәйтте генә”

Россия белән Евросоюзның модернизация процессларында партнерлар буларак катнашуы бик мөһим, ди Ауропа берлегенең РФ вәкиллегенең матбугат һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Декабрь аенда Россиянең халыкара сәясәтендәге мөһим вакыйгаларның берсе – ил Президенты Дмитрий Медведевнең Евросоюз башкаласы Брюссельгә сәфәре булды. Аның барышында Россия белән Ауропа берлеге Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуы буенча ике арада озак еллар барган сөйләшүләрнең тәмамлануы турында меморандум имзалады.
Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү перспективалары һәм Евросоюзның моңа мөнәсәбәте бүген “Татар-информ” агентлыгында оештырылган “Татарстан – Евросоюз” видеокүперендә күтәрелгән төп темаларның берсе иде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский, Ауропа берлегенең РФ вәкиллегенең матбугат һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Денис Даниилидис һәм журналист Олег Павлов узып баручы елга туры эфирда йомгак ясады.
Денис Даниилидис 2010 елда Россия белән Евросоюз арасындагы мөнәсәбәтләрнең тагын да яхшырып, аның тагын да ышанычлырак дәрәҗәгә чыгуын ассызыклады. Быелгы Россия-Евросоюз саммитының иң зур конкрет нәтиҗәсе дип ул Ауропа берлегенең Россиягә Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүдә теләктәшлек белдерүен атады.
Аның сүзләренә караганда, Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына якын арада керү омтылышы Ауропа берлеге җитәкчелегендә генә түгел, икътисади җәмәгатьчелектә яклау таба. Ул бу мәртәбәле халыкара оешмага керү модернизациягә йөз тоткан Россия өчен файдага гына булачак, дип саный. Денис Даниилидис сүзләренә караганда, Россия белән Евросоюзның модернизация процессларында партнерлар буларак катнашуы бик мөһим. “Берләшкән Ауропа өчен Россия төп партнерларның берсе. Икътисади кризис Евросоюзның Россия белән кызыксынуын көчәйтте генә. Дөнья икътисадының үзәге хәзер Азиягә таба хәрәкәт итә. Икътисади кризис бу процессны тагын да тизләтте. Шул шартларда Ауропага ышанычлы партнерлар табу мөһим. Россия шундыйларның берсе. Тыгыз хезмәттәшлек ике якка да партнерлыкның яңа маршрутларын эшләргә ярдәм итә. Әгәр халыкара аренада сәяси, икътисади, финанс өлкәләрендә позицияләребезне ныгытырга телибез икән, моны Россия һәм Ауропа берлеге бергәләп кенә эшли алачак”, дип белдерде Денис Даниилидис.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100