Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чувашиянең Канаш шәһәре мәчете 30 еллыгын бәйрәм итте
Россия мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Чувашиянең Канаш шәһәре мәчетенең 30 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашты. Сәфәр мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән һәм Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте составындагы Чувашия мөселманнарының Төбәк дини идарәсе имам-ахунды Наил Галәветдинов чакыруы буенча узды.
Канашта мәчетнең 30 еллыгына, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган чарада Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да катнашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте делегациясен нәзарәт рәисенең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Мөнир Беюсов җитәкләде. Ул мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән имам-ахунд Наил Галәветдиновны юбилее белән котлады.
Канаш мөселманнарының шатлыгын шулай ук Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе имам-мөхтәсиб Фәнис Сафиуллин, «Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы советы рәисе Хәйдәр Сафиуллин һәм башкалар да уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз