Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә полиция бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр
Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең шәхси составына яңа җитәкче – полиция подполковнигы Артем Абрамовны тәкъдим итте.
Чарада шулай ук Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, хокук саклау органнары вәкилләре, бүлекнең шәхси составы катнашты. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Чүпрәле полициясе коллективын яңа җитәкче белән таныштырып, Алексей Завгороднев җитәкчелекнең алмашуы моңа кадәр булдырылган эш темпларының үзгәрмәячәгенә ышаныч белдерде.
«Артем Анатольевич, моңа кадәр районда полиция бүлеге начальнигы урынбасары булып эшләде, шуңа да җирлек белән якыннан таныш, бу өлкәдә шактый зур эш тәҗрибәсе бар, болар аңа куелган максатларга ирешергә һәм оператив-хезмәт эшчәнлегендә барлык бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк», – дидеТатарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары. .
Традиция буенча Алексей Завгороднев яңа җитәкче Артем Абрамовка таныклык тапшырды.
Марат Гафаров Чүпрәле районында эшләгән эшләре өчен элеккеге җитәкче Раил Гатауллинга (ул Апас районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп билгеләнде) рәхмәт белдерде. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Раил Гатауллин җитәкчелегендә бүлек үз бурычларын уңышлы үтәп, үз категориясендә 19 район арасында 1 урынны яулады. Хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды, яңа эшендә уңышлар теләде.
Раил Гатауллин һәм Артем Абрамов Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйттеләр һәм әлеге ышанычны акларга вәгъдә иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз