news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Өлкәннәр көне кысаларында дин әһелләренә азык-төлек җыелмасы тапшырылды

Чүпрәледә Өлкәннәр көне кысаларында дин әһелләренә азык-төлек җыелмасы тапшырылды
"Туган як"

Өлкәннәр көне кысаларында, Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Энҗия ханым Шәрәфетдинова, мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов барлык мәчетләрдә булып, имам-хатыйблар, мөгаллимә-мөслимәләр белән очрашты.

Очрашуда район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов дин әһелләрен бәйрәм белән котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. Өлкәннәр көне уңаеннан һәркайсына азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

«Олы ихтирамга лаек өлкән буын кешеләребез динебезне таратуга зур өлеш кертә. Дистә еллар дәвамында милләтебезне иманлы итәргә тырышкан олы яшьтәге дин әһелләре йөзләгән шәкертләр тәрбияләделәр, бүгенге көндә дә халкыбызны дини юнәлештә тәрбияләүдә олы хезмәт куя. Өлкәннәр балалар, оныклар ярдәмен тоеп, җан тынычлыгы табып, кадер-хөрмәттә яшәргә язса иде», - диде район мөхтәсибе котлау сүзләрендә.

Очрашу кысаларында, шулай ук, мәчетләрдәге кышкы әзерлек - ягулыкны җибәрү, кәгазьләрне тутыру һәм башка шундый төрдәге эшләр турында сөйләшү алып барылды. Шулай ук, октябрь аеннан мәчетләрдә башланачак дини укулар хакында да сөйләшү булды, дин әһелләренең шәхсән үзләрен борчыган сорауларга да җаваплар бирелде.

Бүгенге көндә Чүпрәледә 26 мәчет эшләп килә. Өлкәннәр көне уңаеннан мәчетләрдә бүгенге көндә имам-хатыйб вазифасын башкаручыларга, шунда эшләп, лаеклы ялга киткәннәргә, урыннардагы мөслимәләр җитәкчеләренә, мөгаллимәләргә, барлыгы җитмешләп дин әһелләренә бүләкләр тапшырыл

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100