news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Мунчәли авылы мәчетенә нигез салынуга 25 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

20 августта Чүпрәле мөхтәсибәтенең Мунчәли авылында унбишенче тапкыр «Мунчәли укулары» дини фәнни-гамәли конференциясе уза. Дини җыен - Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел, Мунчәли авылы мәчетенә нигез салынуга 25 ел тулуны билгеләп үтү чаралары кысаларында оештырыла.

Быелгы «Мунчәли укулары» «Авыллардагы рухи-мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә дини кыйммәтләрнең әһәмияте» темасына багышлана, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Укуларга күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, язучы, мәрхүм Туфан ага Миңнуллин башлангыч биргән иде. Әлеге дини җыенга нигез салыну тарихы турында Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Илмир Измайлов болай дип сөйләде: «Туфан Миңнуллин, беренче тапкыр 1998 елда Мунчәли авылында җирле халык белән очрашып, аны үз итеп, яратып китте. Халык та Туфан аганы үз итте. Шуннан соң ул әлеге авылга еш кайта башлады. 2008 елда беренче тапкыр Авыл бәйрәме дини җыенын - Мунчәли укуларын оештыру да Туфан аганың фикере булды».

Чүпрәле районы брендына әйләнгән әлеге бәйрәм, шушы җирлектә сакланып, Туфан Миңнулинның якты истәлеге булып, ел саен үткәрелеп килә. Чарада һәр елны Туфан абыйны искә алалар. Ул төзергә ярдәм иткән мәктәп бинасы диварында барельеф белән эшләнгән мемориаль тактага чәчәкләр салалар, догалар кылалар.

Динебезне, милләтебезне һәм мәдәниятне үстерү үрнәкләрен күрсәтү максатыннан үткәрелүче Мунчәли укуларының дәрәҗәсе елдан-ел арта, масштабы да киңәя. Хәзер ул төбәкара дәрәҗәдә уза һәм быелгы чарада Татарстан Республикасыннан гына түгел, шулай ук күрше төбәкләрдән - Чувашия, Мордовия, Мари Эл Республикаларыннан, Ульяновск, Самара, Түбән Новгород өлкәләреннән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре катнашыр дип көтелә.

«Мунчәли укулары» кысаларында мөселман балалары арасында районкүләм шәкертләр бәйрәме - «Гыйлемпиада» да оештырылачак. Программада - Коръән уку, азан әйтү, вәгазъ сөйләү буенча бәйгеләр, викториналар, Сабан туенда уйнала торган уеннар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100