news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чара булды

Чүпрәледә Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чара булды

20 майда район мәдәният йортында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Чара башланыр алдыннан бәйрәм кунаклары фойеда әзерләнгән күргәзмәне карады.

Чарага килүчеләр мөселманнарның элеккеге өс, баш, аяк киемнәре, баш киемнәре белән танышты, шулай ук музей фондыннан тәкъдим ителгән изге китаплар – Коръән һәм күп еллар элек төзелгән шамаилләрне карадылар. Балалар иҗат йортына йөрүче балалар исә ислам тематикасына багышланган картиналар ясаган. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук, Гөлфия Яфизова җитәкчелегендәге «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсе туплаган төрле эшләнмәләр: сөлгеләр, алъяпкычлар, түбәтәйләр аерым игътибарга лаек булды. «Ак калфак» хатын-кызлары ислам мәдәнияте традицияләрен саклауда һәм аларны яшь буынга тапшыруда зур көч куя. Чара мәдәният йортының тамаша залында Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте.

«Күп еллар дәвамында мөселманнар, үз сәнгатен, мәдәниятен һәм рухи мирасын саклап, ил үсешенә зур өлеш керткәннәр һәм бүген дә кертеп яшиләр», - диде район башлыгы Марат Гафаров.

Район башлыгы Марат Гафаров дини эшчәнлектә, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауда актив алып барган өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Сәхнәдә Идел Буе Болгарының Ислам динен кабул итү тарихы һәм аның дәүләт үсешенә йогынтысы турында күп сөйләнелде. Чара концерт программасы белән үрелеп барды, анда Аллаһы Тәгаләне, Ислам дөньясын данлаган җырлар башкарылды. Чөнки ислам – дин генә түгел, ә мәдәният, яшәү рәвеше дә. Яшьләр һәм балалар, шулай ук мөселман хатын-кызлар мөнәҗәтләр укыды.

Имам-хатыйблар, шулай ук мөхтәсибәт вәкилләре Чүпрәле районында дини юнәлештә башкарылган эшләр, мөселманнарның тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100