news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районында юл-транспорт һәлакәтендә бер хатын-кыз зыян күргән

Кичә кичке алтынчы яртыда республиканың Чүпрәле районындагы трассада Кече Акса торак пункты янында авария булды.

«Татар-информ»га мәгълүм булганча, «Лада» җиңел машинасы «УАЗ»га килеп бәрелгән. Бәрелүдән ике автомобиль дә юл читенә төшеп киткән.

«Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән медиклар хатын-кызны хастаханәгә алып китә. Зыян күрүчегә якынча 35 яшь. Ул җиңел машинаның пассажиры», – диделәр вакыйга шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100