ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чирмешән районының “Хыял” ансамбле Кырымда танылды

12 сентябрь 2018, 22:00

Иске Үтәмеш авылының “Хыял” коллективы Кырымда узган “Алтын Мәйдан – Кырым” халыкара фольклор фестиваль-конкурсында катнашты.

Уфада “Азия көйләре һәм ритмнары” милли мәдәниятләр фестивале була

12 сентябрь 2018, 21:47

Фестивальдә таҗик, казах, кыргыз, үзбәк, төрекмән һәм башка диаспораларның милли-мәдәни иҗтимагый оешмалары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнаша.

Алабугада беренче рус офицер хатын-кыз, язучы Н.Дуровага багышланган юбилей чаралары була

12 сентябрь 2018, 21:42

Программада Дуровларның шәҗәрә агачын өйрәнү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл үткәрү дә каралган.

Әтнә театры рекордлы саннар турында хәбәр итә: биредә халыкның 30 проценты театрга йөри

12 сентябрь 2018, 21:14

Әтнә театры – Россиядә авыл җирлегендә урнашкан бердәнбер дәүләт театры.

Илдар Сәгъдәтшин Мәскәүдәге китап ярминкәсендә иң күп сатылган китапларны атады

12 сентябрь 2018, 20:12

Татарстан китап нәшрияты күргәзмәсен 4 меңнән артык кеше караган.

Казан тарихчысы танылган Польша-Литва татарларының биографияләрен яңарткан

12 сентябрь 2018, 19:57

Татар тарихчысы һәм архивчысы Д.Шәрәфетдинов татар чыгышлы Польша-Литва гаскәр башлыкларының тормышын өйрәнүгә зур өлеш керткән.

Татарстан китап нәшриятында һәвәскәр шагыйрь Александр Заварихинның китабы чыкты

12 сентябрь 2018, 18:54

1100 данә тиражлы басмага кереш сүзне Татарстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова язган.

Казанда “Руслан һәм Людмила” мюзиклын бозда күрсәтәчәкләр

12 сентябрь 2018, 17:31

Боз шоуында танылган фигуристлар катнаша, ә музыка партияләрен Россия эстрадасы йолдызлары башкара.

“Башкортстанның әдәбият мәктәбе” проектында яшь татар иҗатчылары катнаша

12 сентябрь 2018, 16:06

14-25 яшьтәге милләттәшләребездән 11 әдәби кулъязма кабул ителгән.

Рифат Фәттахов Рәшит Ваһапов фотосын сызып ташлаган баннерга аңлатма бирде

12 сентябрь 2018, 15:00

Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе җырчының йөзен сызып ташлаган баннер таратылуның уйланылып бетмәгән адым булуы турында әйтте.

Санкт-Петербургта Альберт Әсәдуллинның юбилей концерты була

12 сентябрь 2018, 10:14

Концертта Александр Розенбаум, Михаил Боярский, Василий Герелло, Татьяна Буланова һ.б. артистлар катнаша.

Теләченең Күкчә, Олы Мишә авыллары мәдәният йортлары капиталь ремонттан соң ачылды

12 сентябрь 2018, 00:00

Капиталь ремонт эшләрен Илсур Зиннәтуллин җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте башкарды.

Лев Толстой юбилеена Казан рәссамы махсус серия иҗат иткән

11 сентябрь 2018, 22:00

Илдар Сафинның акварель эшләре 14 сентябрьдән "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә күргәзмәдә урын алачак, һәм алар махсус җыентыкта да дөнья күрәчәк.

Миләүшә Айтуганова Фирдүс Тямаев белән Элвин Грейны татарча мюзиклда төшергән

11 сентябрь 2018, 21:45

Мюзиклның сюжетына нигез итеп “Әпипә” музыкаль төркеменең гастрольләре алынган.

Татар эстрадасы йолдызлары вокзалда чыгыш ясаячак

11 сентябрь 2018, 21:22

Тамашачылар Татарстанның танылган артистлары Айдар Габдинов, Алинә Шәрипҗанова, “Зөләйлә” төркеме һ.б. чыгышларын карый алачак.

Казанда Бөтенроссия "Җәлил укулары"нда ике көрәштәшнең әдәби мирасы өйрәнеләчәк

11 сентябрь 2018, 20:46

Фәнни конференция М.Җәлил музей-фатирының 35 еллыгына һәм М.Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы А.Алишның тууына 110 ел тулуга багышлана.

"Татар-информ"да Әтнә дәүләт драма театрының 100 еллыгына багышланган очрашу уза

11 сентябрь 2018, 17:30

Гаммәви мәгълүмат чаралары өчен аккредитация уздырыла.

“Казан утлары”ның баш мөхәррир урынбасарын Язучылар берлегенә тәкъдим итәчәкләр

11 сентябрь 2018, 17:21

17 сентябрьдә “Әдәби тәнкыйть” секциясе утырышында Рамил Ханнановның иҗаты тикшереләчәк.

Казанда Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган конференция була

11 сентябрь 2018, 15:31

«Аяз Гыйләҗев һәм аның дөнья, Россия мәдәниятендәге мирасы» дигән халыкара конференцияне үткәрү өчен 761,5 мең сум акча бүлеп бирелгән.

"Моабит" төрмәсендә Муса Җәлилгә багышланган истәлек тактасы куялар

11 сентябрь 2018, 14:15

Берлиндагы татар диаспорасы истәлек тактасын ясау өчен, Казандагы остаханәгә мөрәҗәгать иткән.

Гаяз Исхакый мирасын саклаучы фонд әдипкә Казанда һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты

11 сентябрь 2018, 10:51

Гаяз Исхакыйга һәйкәл кую фикерен әдипнең кызы Сәгадәт Чагатай корып калдырган “Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал” фонды җитәкчесе җиткерде.
  13 сентябрь 2018  

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10