ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Татар моңы-2018" халыкара конкурсының гала-концерты Камал театрында була

7 август 2018, 16:08

"Татар моңы" 15 яшьтән 35 яшкә кадәр булган яшь башкаручыларны берләштерә.

Мәскәүдә Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт була

7 август 2018, 14:42

Чара Россия башкаласында 15-17 августта үтәчәк Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында уза.

Дуслык йортында рус милләтле беренче ислам каллиграфы В.Попов күргәзмәсе ачыла

7 август 2018, 08:51

Күргәзмәдә В.Попов эшләре янәшәсендә аның укучылары Г.Исмәгыйлева, Р.Хуҗина, Г.Рәхмәтуллин, Р.Фәизова, Р.Хамиева һ.б. рәссамнарның эшләре дә куелачак.

Арчадагы Хәйрия фестиваленә көллият укучылары 2 мең кәгазь торна ясый

7 август 2018, 08:34

12 августта Арча Үзәк стадионында танылган татар эстрадасы җырчылары катнашында Хәйрия фестивале була.

Әлмәттә "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты гамәлгә ашырыла

7 август 2018, 03:00

Биредә җырчылар бушлай концерт куя.

Башкортстанда инвалид балалар арасында “Бергә сәләтле” иҗади бәйгесе башланды

5 август 2018, 12:09

Проект Гаилә елына багышланган.

Күренекле җырчы Буа районындагы авылда клип төшерә

5 август 2018, 03:00

Клип туган авылы Каенлыкка багышланган.

Дуслык йорты мәктәп-студиясендә балаларны халык биюләренә өйрәтәләр

4 август 2018, 17:42

Татарстан халыклары Дуслык йортының “Алтын” хореография мәктәбенә 3-15 яшьлек сәләтле балалар кабул ителә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатларының эш көне дискотека белән төгәлләнде

4 август 2018, 10:10

Дискотеканы Нурбәк Батулла алып барды.

Мәскәүдә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары белән очрашачаклар

3 август 2018, 21:45

Чара татар телендә узачак.

Э.Низамов Казанда эксперименталь проектларны чынга ашыру өчен мөмкинлек аз, дип саный

3 август 2018, 16:53

Композитор яшьләргә сәнгать белән шөгыльләнү өчен махсус мәйданчыклар булдырырга кирәк, дигән фикердә.

Р.Миңнуллин “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденына лаек булды

3 август 2018, 15:55

“Бу орден кайчандыр үземә дә булыр дип башыма да китермәгән идем”, - ди элек дәүләт бүләкләре буенча комиссия әгъзасы булып эшләгән юбиляр.

Казанда күренекле актер Шәүкәт Биктимеровка мемориаль такта куелачак

3 август 2018, 15:22

Мемориаль такта Татарстан урамындагы 7нче йортның фасадына урнаштырылачак.

Рәдиф Кашапов "Үзгәреш җиле" фестивале татар эстрадасына яңалык кертми, дип белдерде

3 август 2018, 15:05

Бөтендөнья татар форумы рәисе урынбасары “Үзгәреш җиле” татар моңын юкка чыгара, ди.

Башкортстан халык бию ансамблен кем җитәкләячәге билгеле булды

3 август 2018, 14:21

Уфада Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре вазифасына бәйге үткәрелде.

Казанда TAT CULT FEST фестивале узачак

3 август 2018, 14:01

Өч сәхнәдә төрле илләрдән 30дан артык башкаручының чыгыш ясавы көтелә.

Айгөл Әхмәтгалиеваның “Хәния” китабы басылып чыкты

2 август 2018, 21:27

"Хәния" исемле бәян, җырчы белән интервьюлар кергән “Онытылыр димә...” китабы Хәния Фәрхине искә алу концертларында таратылган иде.

Аталы-уллы Скобеевлар күргәзмәсендә татар халкының күренекле шәхесләре портретлары да бар

2 август 2018, 18:26

Экспозициядә 60тан артык эш, шул исәптән Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил, Рөстәм Яхин кебек танылган шәхесләрнең портретлары да куелган.

Татарстанның ике театры Алтай театр фестивалендә катнаша

2 август 2018, 12:00

В.С.Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивале Барнаулда 25-30 сентябрьдә уза.

"Сәйдәш аланы" сәнгать бәйрәмендә республиканың танылган сәхнә осталары катнаша

2 август 2018, 11:17

Концерт программасында татар сәхнәсенең иң яхшы вокалистлары катнашында С.Сәйдәшевнең тормышы һәм иҗаты тәкъдим ителәчәк.

Роберт Миңнуллин Салават Фәтхетдинов концертын Яңа татар җырының 30 еллыгы, дип билгеләде

2 август 2018, 09:09

Кичә Камал театры залында Салават концертлары башланып китте.
  8 август 2018  

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10