Бәйрәм көннәрендә Татарстан музейлары эш режимын үзгәртә

Казан Кремле музейлары 31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр ял итә

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Кол Шәриф мәчете, Благовещения соборы һәм «Эрмитаж-Казан» үзәге 31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда эшләми. Казан Кремле музейлары 31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр ял итә. Калган көннәрдә Казан Кремле музейлары гадәти режимда эшләячәк.
Кышкы каникулларда Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре нәтиҗәсендә эш режимын үзгәртте.
ТР Милли музее һәм аның филиаллары 31 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә, кассалар 10.00-13.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Яңа ел каникулларында, 2-10 гыйнварда 10.00-17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, кассалар – 10.00-16.00.