420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Туймазы татар дәүләт драма театры Казанда Кариев театры бинасында иң яхшы өч спектаклен күрсәтәчәк. Бу турыда Кариев театры матубгат хезмәте хәбәр итте.
5 ноябрьдә театр сөючеләрне Х.Ибраһимов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Җизнәкәй” музыкаль комедиясе көтә.
6 ноябрьдә Т.Миңнуллинның пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясе була.
7 ноябрьдә күренекле башкорт драматургы Ә.Атнабаевның “Игезәкләр” комедиясен тәкъдим итәләр.