Казанның «Ак Барс» хоккей клубы граффити-рәсемнәр эскизлары бәйгесе игълан итә

Иң яхшы эскиз авторын «Ак Барс» хоккейчысының култамгасы куелган махсус бүләк көтә.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы Киров һәм Мәскәү районы хакимияте белән берлектә граффити-рәсемнәр эскизлары бәйгесен игълан итә. Команда җанатарларын шәһәрне төзекләндерергә чакыралар, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.

Бәйгедә катнашучыларга Мәскәү районында ике җәмәгать транспорты тукталышы өчен клуб тематикасына багышланган граффити-рәсемнәр эскизын сызарга кирәк. Эскизларны 6 ноябрьгә кадәр +7(987)000-1956 номеры буенча «WhatsApp» яки «Telegram» мессенджерлары ярдәмендә җибәрү сорала.

Иң яхшы эскиз авторын «Ак Барс» хоккейчысының култамгасы куелган махсус бүләк көтә. Бәйге нәтиҗәләре буенча профессиональ граффити осталары җиңүче эскизы нигезендә рәсем ясаячак.