"Бәрмәнчек” керәшен ансамбле филармония сәхнәсенә нагайбаклар мәдәниятен чыгарды

"Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор керәшен ансамбленең сезон ачылу концертын онлайн күрсәтә.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор керәшен ансамбле концерты башланып китте. Ансамбль беренче бүлектә сәхнәгә нагайбаклар мәдәниятен чыгарды.

Тамаша залында “Бәрмәнчек” концертын Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, Татарстан Министрлар Кабинеты белгече, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, фольклорчы галим Геннадий Макаров, "Туганайлар" газетасының баш мөхәррире Людмила Белоусова, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин карый.

"Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор керәшен ансамбленең сезон ачылу концертын онлайн күрсәтә.

Концерт программасында - Татарстан районнарында табылган фольклор материалы нигезендә әзерләнгән композицияләр, нагайбәк казакларының фольклоры. Концертның икенче бүлегендә керәшен җырлары “Хмельная ворга” этно-рок-фолк төркеме белән берлектә башкарылачак. “Бәрмәнчек” рок белән фолкны кушып, бас гитара белән гөсләне бер сәхнәгә чыгарачак, хәтта фольклор коллективы шотланд сорнаен (волынка) да кулланырга җыена.