Лениногорскида хәзер бау паркы бар

"Кыю тиен" паркын ачу тантанасы булды

(Лениногорск, 31 август, “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Республика көнендә Лениногорскиның урман паркында "Кыю тиен" дип аталган бау паркы ачылды. Әлеге проектны "Инфитно" спорт клубы "Гора" туризм станциясе белән берлектә әзерләнгән, дип хәбәр итә районның “Заман сулышы” газетасы.

Паркны ачу тантанасына килгән район башлыгы Рәгать Хөсәенов: “Үз көчеңне һәм мөмкинлекләреңне сынар өчен менә дигән урын бу”, - дип паркны хуплады.

Бау паркын булдыручылар мондый парк Татарстанда Казанда, Чаллыда, Түбән Камада гына бар иде, хәзер Лениногорскида да ачылды, диләр.