news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттәге «Мәңгелек ут»ны кабызган лампаны музейга тапшырдылар

1975 елда әлмәтлеләр әлеге борынгы керосин лампасында Мамай курганыннан ут алып кайта.

Әлмәттәге «Мәңгелек ут»ны кабызган лампаны музейга тапшырдылар
Таня Шамбер

(Әлмәт, 31 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары», Гөлназ Гыйззәтуллина). ТАССР оешкан көндә Әлмәттә тарихи вакыйга теркәлде — туган якны өйрәнү музее фонды яңа экспонат белән баетылды. Әлмәттәге «Мәңгелек ут»ны кабызган лампаны музейга тапшырдылар. Моңа кадәр ул 45 ел буена Мөдәссир Сөләймановта сакланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

1975 елда әлмәтлеләр әлеге борынгы керосин лампасында Мамай курганыннан ут алып кайта. Үз теләкләре белән әлеге эшкә алынган биш комсомол ул чорда 2,5 мең километр юл уза. Шуларның икесе кыйммәтле экспонатны музейга тапшырырга килде.

Быел — юбилейлар елы: ТАССР төзелүгә 100, Бөек Җиңүгә 75 ел. Вазгыять әлеге экспонатны 9 майда бүләк итүгә аяк чалды, әмма ТАССР оешкан көндә — 27 майда максатка ирешелде. Әлмәт туган якны өйрәнү музее директоры Винера Зәйдуллина кыйммәтле бүләкне кабул итүләренә сөенечен яшерми.

«Аның аша без сугыш еллары, сугыштан соңгы чор, мөһим вакыйгалар турында сөйләячәкбез», - ди ул. Музей фондын тулыландырган экспонат өчен үзгә традиция кертергә исәпли музейлылар. Ел саен 9 май көнне фитильне Әлмәттәге «Мәңгелек ут»тан кабызырга ниятлиләр. Бүләкне тапшыручылар да аларны хуплый. Димәк, лампа 45 ел элек булган тарихи вакыйганы кабат хәтерләрдә һәм Җиңү ялкынын гамәлдә яңартачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100