Аксубай музее онлайн остаханәләр үткәрә

ТАССРның 100 еллыгына ушкова алымы белән чигү буенча остаханә оештырган.

(Аксубай, 31 май, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Анастасия Петрова). Коронавирус пандемия чорында мәдәният учреждениеләре үзара хезмәттәшлекнең дистанцион форматына күчте. Аксубай туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре көн саен нинди дә булса остаханә үткәрә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кызганычка, музей бер үк вакытта күпләп килүчеләрне кабул итә алмый әле. Әмма өйдә күңелсезләнеп утырудан туйган һәм күргәзмәләрне карарга, мастер-класслар алырга теләүчеләр өчен аларның дистанцион форматы әзерләнгән.

Шулай итеп, музей директоры Әлфия Нурхәмитова, башка хезмәткәрләр булышлыгы белән «Вконтакте» социаль челтәрендә мастер-класслар үткәрә.

ТАССРның 100 еллыгына ул ушкова алымы белән чигү буенча остаханә оештырган. Чигү техникасы белән «Вконтакте» социаль челтәрендәге музейның рәсми битендә танышырга мөмкин.