Хәния Фәрхине Ханты-Мансийск округында искә алдылар

Җырчының туган көне уңаеннан уздырылган хәтер кичәсенә йөзләп кеше җыелган.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине искә алып, Ханты-Мансийск округының Нягань шәһәре халкы “Истәлеккә калсын” исемле хәтер кичәсе үткәргән. Бу хакта “Татар-информ”га җырчының туганннан-туган сеңлесе Әнрүсә Хәлимова хәбәр итте.

“Хәния апа Нягань халкы өчен ят кеше түгел иде. Аны зарыгып көтеп алдык, тулы заллар белән каршыладык. Аның туган көне уңаеннан, хәтер кичәсе уздыру идеясе белән “Ватан” татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Рина Исхаковага мөрәҗәгать иттем. Ул әлеге тәкъдимне хуплады һәм шулай бергәләшеп әзерләдек”, - диде Әнрүсә Хәлимова.

Аның сүзләренчә, кичәгә йөзләп тамашачы килгән.

“Без моңа үзебез дә аптырадык. Чөнки бездә татар кичәләренә йөрмиләр. Ә Хәния Фәрхине искә алу кичәсенә халык агылды гына”, – диде ул.

Кичәдә Хәния Фәрхинең җырлары яңгыраган, шәхси гаилә архивыннан фото һәм видеоязмалар тәкъдим ителгән.

“Хәния Фәрхи репертуарыннан “Әлдермешкә кайтам әле”, “Су буенда балтырган”, “Балаларга фатыйха”, “Сагынам сине, Питрәч” кебек җырларны тамашачы җылы кабул итте. Үзем Хәния апаның күлмәген киеп, “Шиңгән чәчәкләр”, “Саубуллашу”, “Җомга” җырларын башкардым”, - диде Әнрүсә Хәлимова.

Хәния Фәрхинең туганнан-туган сеңлесе әлеге кичәне әзерләүдә ярдәм иткән өчен “Ватан” татар-башкорт оешмасы һәм Нягань шәһәре Диния нәзаратенә рәхмәтләрен җиткерә.

“Хәния апа һәр сезон саен яңа концерт программасы төзи һәм шуны ерак Себергә – Нягань шәһәренә дә килеп күрсәтә иде. Шуңа күрә “Ватан” оешмасы аның истәлеген яңартуны үзенең бурычы дип кабул итте”, - диде Әнрүсә Хәлимова.

Кичә, 30 майда, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көненә багышланган бәйрәм концерты берьюлы өч шәһәрдә – Казанда, Чаллыда, Уфада узды. 

Җырчының туган көн концертына, вәгъдә итеп тә, килми калучы артистлар булган.

“Татар-информ” хәбәрчесе Казан концертыннан репортаж әзерләде. Бу хакта “Интертат.татар” сайтыннан укый аласыз.