^Түбән Новгородта узачак Федераль Сабантуй программасына "мишәр көрәше" дә кертелгән

^Түбән Новгородта узачак Федераль Сабантуй программасына "мишәр көрәше" дә кертелгән

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Бүген ТР Министрлар Кабинетында милли бәйрәмебез Сабантуйны үткәрүгә багышланган брифинг узды, анда ТР МК Аппараты җитәкчесе урынбасары Рәшидә Вәлиуллова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм ТР Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге башлыгы Зөлфирә Салихова катнашты.

Республика районнары һәм авылларында Сабан туйлары 4-5 июньдә башланса, 18 июньдә эстафетаны Яшел Үзән һәм Түбән Кама ала, 19 – Чаллы, 25 – Казан, ә 28 майда беренче Сабантуй Чувашия һәм Әстерхан өлкәсендә булды инде. Оештыручылар сүзләренчә, бу ике бәйрәмдә 40 мең һәм 20 мең кеше катнашкан.

ТР МК Аппараты җитәкчесе урынбасары Рәшидә Вәлиуллова әйтүенчә, татар-башкорт милли бәйрәмен Россиянең 59 төбәгендә, шулай ук Төркиядә, Германия, Чехия, Белоруссия, Кыргызстан, Казахстан, Литва, Үзбәкстан, Украинада билгеләп үтәчәкләр. Язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан Россиянең ун шәһәре дә бәйрәм итәчәк, шул исәптән – Сарытау, Нижневартовск, Красноярск, Ижау, Сургут, Самара.

“ТР Премьер-министрында узган соңгы атналык киңәшмәдә бөтен ведомстволар Сабантуйны үткәрүгә әзер булулары турында хәбәр итте. Соңгы өч елда Сабантуй бөтен Россия күләмендә уздырыла, ел саен бәйрәм чараларында ТР Президенты Аппараты вәкилләре, депутатлар, хөкүмәт әгъзалары катнаша. Сабан туен республикадан читтә үткәрү инициативасы Татарстаннан түгел, җирле татар җәмгыятьләре һәм хакимиятләрдән чыга”, – дип белдерде Рәшидә Вәлиуллова.

БТК БК рәисе Ринат Закиров соңгы вакытта Казанга бәйрәмне үткәрү өчен матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрнең сирәгәюен билгеләп үтте. “Үз акчаларын бәйрәм оештыручы бөтен бер татар эшкуарлары буыны үсеп чыкты. Иң күркәм үрнәк булып Димитровградта узган 2 нче федераль Сабантуй тора.

Ульяновски өлкәсенең губернаторы Олег Морозов бюджетта акча юк дигән иде. Шулай итеп, Ульяновски өлкәсенең татар эшмәкәрләре 3,5 миллион сум акча җыеп, урындагы стадионны реконструкцияләгәннәр һәм биредә яшәүчеләр сүзләренчә, Димитровградта югары дәрәҗәдә бәйрәм үткәрделәр. Шулай ук милли бизнес акчасына Йошкар-Олада сабантуй үтте һәм Түбән Новгородта да булачак", - диде Закиров.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе фикеренчә, Сабантуй үткәрүнең нигезендә 1000 еллык тарих ята. Аңа 1120 елда Сабантуй көнендә вафат булган кешенең кабер ташы дәлил булып тора.

Өч ел төбәк Сабантуйларын оештыручылар өчен курслар үткәрелә. Әгәр анда узган ел 120гә якын кеше килсә, быел - 127.

IV федераль Сабантуй 2 июльдә Түбән Новгородта "Локомотив" стадионында булачак. Тамашачылар татар көрәше белән бергә мишәр көрәшен дә карый алачак. Ике төр көрәшнең һәр җиңүчесе автомобиль белән бүләкләнәчәк.

ТР Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге башлыгы Зөлфирә Салихова төбәкләрдә бәйрәм чараларында катнашу өчен музыкаль коллективларның сайлап алу турында сөйләде. "Без төрле яшьтәге төркемнәрнең мәнфәгатьләрен кайгыртабыз. Өлкән яшьтәгеләр өчен Зилә Сөнгатуллина, Илһам Шакиров, Венера Ганиева, яшьләр өчен Мәликә, Дилә Нигъмәтуллина, "Казан егетләре" төркеме җырлаячак". Кайбер төбәкләрдә теге яки бу башкаручы яратып тыңлыйлар. Себер һәм Уралда Закир Шаһбанны, Балтыйк буенда Венера Ганиеваны түземсезлек белән көтәләр. Мәдәният министрлыгы бюджетында сабантуй үткәрү өчен 1 миллион сумга якын акча каралган", - дип сөйләде Зөлфирә Салихова.