Әстерханда милли бәйрәмебез – Сабан туе үтте

Әстерханда милли бәйрәмебез – Сабан туе үтте

(Әстерхан, 31 май, “Татар-информ”, Дәрига Мәмлиева). Әстерхан татарлары үзләренең яраткан бәйрәме – Сабан туен уздырды. Быел ул Әстерхан җирендә сигезенче тапкыр үткәрелде һәм илнең төрле почмакларыннан меңнәрчә халыкны җыйды. Һәр елдагыча, монысы да өлкәнең Иске Кучергановка авылында оештырылды. Якташларыбыз гына түгел, ерактан – Татарстанның Казан һәм Бөгелмә шәһәрләреннән, шулай ук Волгоград өлкәсеннән килгән кунаклар да күп булды. Бөгелмә делегациясе ярдәм йөзеннән Әстерханга икенче тапкыр килә, быелгы делегация 70 кешедән торды һәм алар арасында 21 кешелек иҗат коллективы да бар иде. Бөгелмәлеләрнең 3 аш-су сату ноктасы зур осталык белән хәзерләгән милли ашларны тәкъдим итеп, үз тирәсенә иң күп халыкны җыйды. Ә аерым бер корылмада әзерләнгән табын янында сый мәҗлесе дә үтте. Волгоград делегациясен татар мохтәрияте рәисе җитәкчелегендәге иҗат ансамбле шулай ук безнең Сабан туенда берничә ел катнашып килә.

Тантананы өлкә татар җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев башлап җибәрде. Сабан туеның зур һәм иркен үзәк сәхнәсе котларга килгән барлык кешеләрне дә сыйдырды. Алар арасында Татарстан Республикасы хөкүмәте әгъзасы, Сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, Бөгелмә шәһәр хакимияте башлыгы Наил Мәһдиев, Әстерхан өлкә губернаторы Александр Жилкин, өлкә мәдәният министры Борис Полевой һәм өлкә халык мәдәни методик үзәге вәкилләре һ.б. бар иде. Котлау сүзләре белән беренчеләрдән булып Татарстан кунаклары чыгыш ясады. К.Зыятдинов Татарстан Президенты һәм татарстанлылар исеменнән тәбрикләү сәламен җиткерде. Президент М.Шәймиевнең әстерханлыларга юллаган телеграммасын да укыды.

Әстерхан губернаторы А.Жилкин үз чыгышында: “Әстерхан халкында сирәк очрый торган уртаклыкны, шул исәптән бәйрәмнәрнең берлеген билгеләп үтү бик күңелле. Сабан туе – искиткеч бәйрәм, бигрәк тә ат чабышларын билгеләп үтәргә кирәк. Киләсе елдан иң яхшы чабышкыга губернаторның махсус призын бирергә карар ителде”, - диде һәм “Дуслык рәисенә Мактау грамотасы тапшырды.

Бәйрәмдә тапшырылган бүләкләр дә күп булды – татарстанлылар келәм, кәләпүшләр, “Ак калфак” оешмасына асыл калфак, Казан Кремлен һәм Кол Шәриф мәчетен сурәтләгән рәсемнәр бирде. Камил әфәнде Зыятдинов казанлылардан дип Сабан туена килгән халыкка “Казан-Әстерхан-Сабантуй” дип язылган баш киеме – бейсболкалар өләште. Сабан туе әләме күтәрелгәч тә, күңел ачу, концертлар, спорт ярышлары, милли уеннар, көрәш һәм ат чабышлары башланды. Балаларга аерым мәйданчык бирелде. Анда да төрле уеннар, ярышлар булды.

Үзәк сәхнәдә зур концерт белән Бөгелмә һәм Волгоград артистлары чыгыш ясады. Әстерхан өлкәсеннән дә бәйрәмдә “Ялкын” фольклор, “Нур” балалар, “Чишмә”, “Аккошлар” җыр һәм бию ансамбльләре катнашты. Башка мәйданчыкта “Уйнагыз, гармуннар”, “Сәләтлеләрне табу” һәм “Татар йолаларын яхшы белүче” кебек бәйгеләр оештырылды. Бәйгеләрдә һәм ярышларда җиңүчеләргә зур бүләкләр дә тапшырылды. Ул – музыкаль үзәк, кыска дулкынлы мич, төсле телевизорлар, чәй сервизлары һ.б. әйберләр, спорт ярышчыларына акчалата да бүләкләр бирелде.

Сабан туен оештырып үткәрүдә аеруча зур ярдәм күрсәткән өчен 30 майда өлкә татар мохтәрияте җитәкчесе Әнвәр Алмаев бөтен Әстерхан татарлары һәм үз исеменнән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә һәм БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка рәхмәт хатлары юллады.

Бүген “Дуслык” татар мәдәни үзәгендә Әстерханда үткәрелгән Сабан туена йомгак ясау утырышы үткәрелә.